Бөтендөнья театр көне уңаеннан Казан театр училищесы спектакльләр күрсәтүне оештырды

2023 елның 23 марты, пәнҗешәмбе

27 март - Бөтендөнья театр көне, бөтен театр җәмәгатьчелеге өчен мөһим һәм әһәмиятле бәйрәм. Театр көне алдыннан Россиядә иң борынгы училищеларның берсе булган Казан театр училищесы үзенең Уку театры мәйданчыгында (Профсоюз ур., 19) республика театрлары белән берлектә педагоглар һәм училищены тәмамлаучылар тарафыннан куелган курс һәм диплом эше спектакльләрен күрсәтә.

22 март көнне режиссер Тимур Куловның «Дәрвиш» моноспектакле куелды, бу әлеге училищены тәмамлаган Татарстан Республикасы халык артисты, Буа драма театры сәнгать җитәкчесе һәм директоры Раил Садриевның чыгарылыш курсы эше. Спектакльнең нигезендә 19-20 гасырларда яшәгән һәм Буа шәһәрендә имам булып эшләгән татар дин белгече Нургали Хәсәнов биографиясе ятты.

25 март көнне 17:30 сәг. Казан театр училищесының IV рус драма курсы А.С.Пушкин әсәрләре буенча «Ай да Пушкин!..» музыкаль-сөйләм спектаклен күрсәтәчәк.

28 мартта 18:30 сәг. «Мастерская Лядова» рус драма курсының Э.Скарпетт пьесасы буенча «Голодранцы и аристократы» мюзиклын куелачак, хәзерге вакытта Тинчурин театры актёры Илнур Гарифуллинның чыгарылыш эше тәкъдим ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International