Мангушева җитәкчелегендә Благовещение соборы, Спас манарасы, Казан Кремлендәге Губернаторлар сарае, Шәһәр думасы, Александр пассажында һәм Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан башка бик күп мәдәни мирас объектларын торгызу һәм реставрацияләү эшләре башкарылды.
Утырыш бер минут тынлык белән башланып китте: «Казан» халыкара аэропортында «Боинг» самолеты авиация һәлакәтендә фаҗигале рәвештә гомерләре өзелгән кешеләрне искә алдылар.
Казан тамашачысы “Ромео һәм Джульетта”ны Әлмәт театрының февраль аенда Камал театрында булачак гастрольләре вакытында күрә алачак.
Ачылыш кысаларында «Кешеләр үзләрен үзләре төзи» дигән китапның һәм республика студент отрядлары турындагы фильмның презентациясе булачак.
14 ноябрьдә Казан шәһәренең Халыкара мәгълүмат үзәгендә конкурста җиңүчеләрне бүләкләү булды.
Фестивальдә Азнакай, Актаныш, Әлмәт, Арча, Бөгелмә, Баулы, Балтач, Буа, Чүпрәле, Лениногорск, Мамадыш, Мөслим, Яңа Чишмә, Тукай, Теләче муниципаль районнарыннан, Казан шәһәреннән, шулай ук Башкортостан Республикасыннан, Cамара һәм Ульяновск өлкәләреннән 20 театр коллективы катнаша.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы коллективы һәлак булганнарның якыннары һәм туганнарының тирән кайгысын уртаклаша.
Бу вакыт эчендә Нидерланды һәм Бельгиядә 30 тамаша бирелде.
«Бәрмәнчек» ансамбле керәшеннәр мәдәниятен һәм традицияләрен торгызу һәм популярлаштыру буенча зур эш башкара.
Билетлар театр кассасында 20 ноябрьдән сатыла башлар дип көтелә.