Бүген, 18 ноябрьдә, Калининград шәһәрендәРоссия Федерациясе мәдәният министры Владимир Мединский катнашында РФ Мәдәният министрлыгы каршындагы Мәдәният буенча координация советы утырышы үз эшен башлады. Чарада Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин катнаша.
Утырыш бер минут тынлык белән башланып китте: «Казан» халыкара аэропортында «Боинг» самолеты авиация һәлакәтендә фаҗигале рәвештә гомерләре өзелгән кешеләрне искә алдылар.
Координация советы утырышында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы «Мәдәният өлкәсендә РФ субъектлары башкарма хакимият органнары эшчәнлегенең яхшы эше» дигән Бөтенроссия конкурсы йомгаклары буенча РФ Мәдәният министрлыгының II дәрәҗә дипломы белән бүләкләнде.
Утырыш ике көн дәвам итәчәк. Аның кысаларында катнашучылар Калининград өлкәсенең мәдәни-туристлык потенциалы белән танышып, Гәрәбә музеенда уникаль музей экспонатларын туризм өлкәсендә файдалану мәсьәләләре турында фикер алышачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте