Әлмәт драма театрында У.Шекспирның “Ромео һәм Джульетта” әсәре куела. Спектакльне Әлмәт театрына уңыш һәм танылу алып килгән “Гашыйк Кәриб” һәм “Туй” спектакльләрен сәхнәләштергән режиссер Искәндәр Сакаев куя. Пьесаны Рүзәл Мөхәммәтшин тәрҗемә итте. Ромео ролендә - Динар Хөснетдинов, Джульеттаны Эльмира Яһудина уйный.
Премьера 7, 8, 9 декабрьгә билгеләнгән. Спектакльдә Дая ролен башкаручы Татарстанның халык артисткасы Раушания Фәйзуллинаның юбилей кичәсе дә премьера белән бергә булачак.
Казан тамашачысы “Ромео һәм Джульетта”ны Әлмәт театрының февраль аенда Камал театрында булачак гастрольләре вакытында күрә алачак, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте
Мәгълүмат өчен телефон: 8 927 476 82 62
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте