2013 нче елның 21 нче ноябрендә сәгать 14.00.дә ТР ның Милли музеенда «Яшьләрнең хезмәт адымнары» дигән күргәзмәнең ачылышы була. Бу чара Татарстан студентлары хезмәт отрядлары хәрәкәтенең 50 еллыгына багышланып уздырыла.
Безнең республикабызда төзелеш отрядлары барлыкка килү 1963 нче елга туры килә. Шул елда КИСИ ның 3 отряды Казахстан АССР ның Целиноград өлкәсе Есильск районына төзелешкә китә. 1966 нчы елда Татария студентлары төзелеш отрядларының беренче слеты була, ә 1967 нче елда студентлар төзелеш отрядларының республика штабы булдырыла.
Күргәзмәдә күп тарихи материаллар – фотографияләр, документлар,байраклар, плакатлар, курткалар, эш кораллары, комсомол юлламалары, значоклар, бүләкләр тәкъдир ителәчәк; алар Татарстан студентлар отрядлары хәрәкәтенең символикасы, гореф-гадәтләре, хезмәт энтузиазмы турында сөйли. Раритетлар арасында – студент отрядларының беренче командирлары – А.В.Котвицкий, Р.Г.Набиуллин, М.А.Рахимзянов документлары. Күргәзмә экспонатлары төзелеш, педагогик,авыл хуҗалыгы, сервис, экологик, медицина һәм башка отрядларның эшчәнлеге турында сөйли.
Ачылыш кысаларында «Кешеләр үзләрен үзләре төзи» дигән китапның һәм республика студент отрядлары турындагы фильмның презентациясе булачак.
Редакция – нәшрият бүлеге матбугат үзәге: 292-32-18, Тарих һәм мәдәният бүлеге: 292-01-20
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте