Яңа ел тамашаларына өстәмә рәвештә билетлар сатылачак

2013 елның 15 ноябре, җомга

«Әкият» татар дәүләт курчак театрында Яңа ел кампаниясенә актив әзерлек бара.  

Актерлар тылсымлы, туган өйдәге бәйрәм кебек күңелләргә җылы өсти торган Яңа ел тантанасы тудырырга тырыша.

Тамашалар көн саен 20 декабрьдән  8 гыйнварга кадәр (1 гыйнвардан кала) дәвам итәчәк.

12 ноябрьдә «Әкият» татар дәүләт курчак театрында Яңа ел тамашаларына билетлар сатыла башлаган иде. Шул көннең киченә билетлар сатылып та бетте.    

Тамашачылар сораулары буенча, «Әкият» курчак театрында   22, 28, 29 декабрьдә, 4 гыйнварда өстәмә тамашаларга билетлар сатылачак.  Алар кичке алтынчы яртыда башланачак. Билетлар театр кассасында 20 ноябрьдән сатыла башлар дип көтелә. Билет бәясе – 400 сум. Касса телефоны: 237-70-09

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International