Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрының опера труппасы Европадан кайтты. Театрның гастрольләре айдан артык дәвам итте.
Бу вакыт эчендә Нидерланды һәм Бельгиядә 30 тамаша бирелде. Амстердам, Роттердам, Гаага, Эйндховен, Венло һәм башка шәһәрләрдә Дж.Пуччининың «Тоска» операсы 13 тапкыр, 17 тапкыр «Carmina Burana plus…» гала-концертлары күрсәтелде.
Берничә көннән опера труппасы агымдагы репертуар репетицияләрен башлаячак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте