2013 елның 22 декабрендә 17 сәгатьтә «Бөрмәнчек» керәшен дәүләт фольклор ансамбленең юбилей концерты була. Концерт Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә уза.
«Бәрмәнчек» ансамбле керәшеннәр мәдәниятен һәм традицияләрен торгызу һәм популярлаштыру буенча зур эш башкара. Әлеге концерт программасы гаять кызыклы, тамашачылар игътибарына керәшеннәрнең дәртле биюләре һәм лирик җырлары, борынгы татар җырлары, шулай ук казак халкының җыр-биюләре күрсәтеләчәк.
Ансамбльнең матбугат хезмәте ярдәме белән Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте