17 ноябрьдә Казан шәһәре янында булган авиация һәлакәтендә химия фәннәре кандидаты, Казан дәүләт төзелеш-архитектура университеты өлкән фәнни хезмәткәре, танылган технолог-реставрацияләүче Татьяна Мангушеваның гомере өзелде.
Т.А.Мангушева 1949 елның 17 сентябрендә Казан шәһәрендә туган, инженер-технолог белгече буенча Казан химия-технология институтын тәмамлый.
Татьяна Мангушева архитектура истәлекләрен торгызу, аларны өйрәнү, төзекләндерү-реставрация материаллары эшләү һәм җитештерү белән шөгыльләнүче «НПФ «РЕКОН» ҖЧҖ директоры иде. Аның җитәкчелегендә Благовещение соборы, Спас манарасы, Казан Кремлендәге Губернаторлар сарае, Шәһәр думасы, Александр пассажында һәм Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан башка бик күп мәдәни мирас объектларын торгызу һәм реставрацияләү эшләре башкарылды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Татьяна Әхмәт кызы Манушеваның туганнары һәм якыннарының, шулай ук кызы – безнең хезмәттәшебез Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының мәдәни мирас объектларын саклау бүлеге әйдәүче киңәшчесе Светлана Владимировнаның тирән кайгысын уртаклаша.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте