Чаллы дәүләт курчак театры 500 000 сум күләмендә грант яулады

2013 елның 18 ноябре, дүшәмбе

«РИТЭК» ачык акционер җәмгыяте «ЛУКОЙЛ» Хәйрия фонды белән берлектә уздыра торган Социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында ел саен катнашып килүче Чаллы дәүләт курчак театры, «Мәрхәмәт» номинациясендә җиңү яулап, 500 000 сум күләмендә грант яулады.

14 ноябрьдә Казан шәһәренең Халыкара мәгълүмат үзәгендә конкурста җиңүчеләрне бүләкләү булды.

Курчак театры–шәһәрнең театр коллективлары арасында киң хәйрия эшчәнлеге алып баручы бердәнбер коллектив. Быел ул сукырлар һәм начар күрүчеләр белән эшләүне күздә тоткан Татарстан Республикасы күләмендә киң масштаблы проект тәкъдим итте.

Бүгенге көндә театр артистлары әлеге проектны гамәлгә ашыру, сукыр һәм начар күрүче тамашачылар белән эшләүнең үзенчәлекләрен өйрәнү эшенә кереште. Режиссер Галина Кузнецова тәҗрибә уртаклашу, мондый спектакльләрне сәхнәгә куюның  бөтен нечкәлекләрен өйрәнү максатында Мәскәү курчак театрына юл тотты.

Мәгълүмат өчен: (8552) 38-07-78

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International