ЯҢАЛЫКЛАР


16
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

«Будущее России. Национальные проекты» порталы ирекле ярдәмчеләрнең гражданнарның сәламәтлеге һәм иминлеге турында ничек кайгыртуларын белде.

Яңа цифрлы релиз - бөек рус композиторы П.И.Чайковскийның тууына 180 ел тулу уңаеннан әзерләнгән барлык симфонияләр һәм инструменталь концертлар язмалары.


15
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

Россия театр сәнгате институты - ГИТИС һәм Б.Щукин исемендәге Театр институты квалификацияне күтәрү буенча бушлай онлайн-курслар ачып җибәрә. Чара  актерларга үзизоляцияләнү чорында да һөнәри яктан үсәргә мөмкинлек бирәчәк.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге, «Бөтендөнья татар конгрессы» Төбәкара иҗтимагый оешмасы, Татарстан Республикасының «Ак калфак» татар хатын – кызлары иҗтимагый оешмасы, Казан халык сәнгать һөнәрләре техникумы белән берлектә, Габдулла Тукай әсәрләре буенча «Сөйкемле Шүрәле» исемле XI Бөтенроссия иҗади эшләр конкурсын уздыра.


14
апрель, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы музыка уен кораллары, уку материаллары, тавыш җиһазлары, компьютерлар, оргтехника һәм мебель белән тәэмин итү буенча 14 контракт һәм 9 килешү төзеде.

Кичә «Россия» телеканалында Гүзәл Яхинаның роман-бестселлеры буенча төшерелгән «Зөләйха күзләрен ача» сериалының премьерасы башланды. Фильмның саундтрекы - «Ай, былбылым»   - иң танылган һәм легендар татар халык җырларының берсе, ул Татарстан Республикасының атказанган артисты Динә Гарипова башкаруында  яңача яңгырый.


13
апрель, 2020 ел
дүшәмбе

2020 елның 12 маеннан 26 маена кадәр Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында иң яхшы мәдәният, сәнгать һәм кинематография учреждениеләренә ярдәм итүгә юнәлтелгән Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантларын алуга конкурста катнашуга гаризалар кабул ителә.

Коронавирус инфекциясе таралуын кисәтү белән бәйле рәвештә, Республиканың мәдәният учреждениеләре бу көннәрдә дистанцион режимда эшли. Алар бу атнага да яңа мәдәни онлайн-чаралар программасы әзерләгән: Татарстанлыларны спектакльләргә, музейлар буенча онлайн-экскурсияләргә, күргәзмәләргә, төрле яшьтәге кешеләргә исәпләнгән  мастер-классларга һәм лекцияләргә  чакыралар.



10
апрель, 2020 ел
җомга

Рейтинг музейларның социаль челтәрләрдә һәм Youtube-каналлардагы популярлыгын анализлап, виртуаль турлар һәм экскурсияләр, күргәзмәләр буенча тәкъдимнәрен өйрәнеп  һәм музейлар трансляцияләрен карау нәтиҗәләре буенча төзелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International