Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык Совет халкының Бөек Ватан сугышы елларындагы батырлыгына, мәдәни күптөрлелегенә һәм бердәмлегенә багышланган интерактив күргәзмәдә күрсәтү өчен мәгълүмати материаллар җыя башлау турында игълан итә.
Гүзәл Яхинаның роман-бестселлеры буенча төшерелгән фильмда төп рольләрне Чулпан Хаматова, Сергей Маковецкий, Роза Хәйруллина, Юлия Пересильд, Роман Мадянов, Евгений Морозов, Александр Бәширов башкарды. Режиссер-куючы Егор Анашкин.
Казан яшь тамашачылар театры, ТР Мәдәният министрлыгы, шулай ук КидСпейс балалар шәһәре Instagram челтәрендә Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Җиңү фотоальбомы» онлайн-акциясенең старт алуы турында хәбәр итә.
Балалар өчен аерым тәкъдим эшләнгән: балалар абонементы программаларыннан чыгышлар, шулай ук Камал театры актерлары катнашында әзерләнгән татар телендәге проектлар белән танышып була.
Татарстан Республикасының барлык яһүд җәмгыяте вәкилләрен иң төп яһүд бәйрәмнәренең берсе - Пейсах бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм!
Коллективның гастроль географиясе шактый киң булуы белән бәйле рәвештә, сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры, Россиянең халык артисты Александр Сладковский җитәкчелегендәге ТР Дәүләт симфоник оркестры башкаруындагы онлайн-коллекциягә дөньяның төрле мәйданчыкларыннан язылып алынган чыгышлар кертелгән.
Башкарылган модернизация эшләре нәтиҗәсендә зур булмаган авыл китапханәсе кыска гына вакыт эчендә яңа шартларга җайлашып, укучыларына дистанцион хезмәт күрсәтә башлады.
Сезнең игътибарга атна ахырына кадәр планлаштырылган спектакльләр язмаларының, виртуаль экскурсияләрнең, мавыктыргыч рубрикаларның һәм башка чараларның иң яхшыларын тәкъдим итәбез.
2020 елда ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан 10 фильм төшерүгә 7,700 мең сумлык ярдәм күрсәтү планлаштырыла. Тематик планда барлык жанрлардагы фильмнар тәкъдим ителгән: документаль, уен, анимация.
5 нче апрельдә Татарстан Республикасы Милли музее үзенең 125-еллык юбилеен билгеләп үтә. Бу вакыйга Татарстан һәм бөтен ил тарихында һәм мәдәниятендә әһәмиятле дата булып тора.