ЯҢАЛЫКЛАР


20
май, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген ТР мәдәният министры Ирада Әюпова «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Нәүрүз» VI Халыкара театр-белем бирү фестиваль-форумына багышлап үткәрелгән матбугат конференциясендә катнашты.

Быел «Музейлар төне» бөтенроссия акциясе, эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә, онлайн-форматта узды. Популяр акциядә Татарстанның йөздән артык музее: дәүләт, муниципаль, ведомство музейлары катнашты.


19
май, 2020 ел
сишәмбе

Премиягә дәгъва итүче  материаллар 23 майга кадәр Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында кабул ителә.

Әлеге мәдәният учреждениеләре,  Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт таләпләренә туры китереп, социаль дистанция һәм санитар-эпидемиологик нормаларны үтәп  эшләячәк.

Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова эш сәфәре  белән Яшел Үзән районында булды. Аны район җитәкчесе Михаил Афанасьев озатып йөрде.


18
май, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның төп бинасын бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов карады. Музей берничә ел реставрацияләнде. 


17
май, 2020 ел
якшәмбе

Бу атнаның мәдәни афишасын музейлар бергәлегенең төп бәйрәме - Халыкара музейлар көне ачып җибәрә. Бу бәйрәм һәр елны бер үк вакытта - 18 майда билгеләп үтелә.


16
май, 2020 ел
шимбә

Якынча концепция буенча 1 кат кибет, кафе һәм рестораннар урнаштыру өчен файдаланылачак.


15
май, 2020 ел
җомга

Халыкара музейлар көне алдыннан ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән онлайн-режимда «Вакыт сулышы» дигән мәдәни-белем бирү проекты старт ала. Быел ул ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International