«Вакыт сулышы» проекты: оффлайннан онлайнга

2020 елның 15 мае, җомга

Халыкара музейлар көне алдыннан ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән онлайн-режимда «Вакыт сулышы» дигән мәдәни-белем бирү проекты старт ала. Быел ул ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган.

Татарстан кинематографына багышланган күчмә күргәзмә экспозициясе 2016 елдан башлап Татарстан районнары буенча йөри. Бу вакыт эчендә кинематография тарихы белән  республиканың 18 районында яшәүчеләр таныша алды.

Проектның максаты - кинематографиянең 1920 нче еллардан алып XX гасырга кадәр үсешен күрсәтү һәм потенциаль тамашачыны кинозалларга җәлеп итү.

Экспонатлар арасында «ЛОМО» заводы җитештергән 1970 елгы «Конвас»  кинокамерасы аерым урын алып тора. Халыкта  аны «трехглазка» дип атыйлар. Мондый исемне ул алмаш өч объективы булуы аркасында алган, бу кино төшерүне мобильләштерергә мөмкинлек биргән. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән җиһазларның бер өлеше хезмәткә яраклы. Казанның танылган актеры Павел Соколовский катнашында ТАССР тарихына багышланган  спектакльдән соң, кинематографистлар киноаппаратлар кулланышын практикада күрсәтә. Чара ахырында «Безнең архивлардан» дип исемләнгән хроника-документаль фильм күрсәтелә.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Кинематографистлар берлегенең актив әгъзалары О.Г.Суров һәм В.А.Клячкин Россия киносы елы кысаларында «Вакыт сулышы» проектын оештыру инициативасы белән чыкты. Татарстан кинематографының барлыкка килүе, үсеше турындагы хроника-документаль фильм күрсәтү,  Татарстан кинорежиссерлары белән иҗади очрашуларны үз эченә алган кинематография күргәзмәсе мәктәп яшендәге тамашачыларга шулкадәр ошаган ки, ТР Кинематографистлар берлегендә проектны 2020 елда да дәвам итәргә булганнар.

Онлайн-чараны түбәндәге сылтама буенча карарга мөмкин: https://yadi.sk/i/EiBl_nBSxy-5hQ.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International