Ирада Әюпова: «Март һәм апрель айларында ТР театрларының онлайн-спектакльләрен 350 меңнән артык тамашачы караган»

2020 елның 20 мае, чәршәмбе

Бүген ТР мәдәният министры Ирада Әюпова «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Нәүрүз» VI Халыкара театр-белем бирү фестиваль-форумына багышлап үткәрелгән матбугат конференциясендә катнашты.

Быел коронавирус пандемиясе аркасында форум үз эшен онлайн режимда дәвам итәчәк. Ирада Әюпова сүзләренә караганда, бөтен дөнья буенча мәдәният учреждениеләренең онлайн-форматка күчүе күзәтелә, һәм аның үз өстенлекләре бар: тамашачыларның географиясе киңәя һәм саны арта.

«Без тамашачыларны бик сагынабыз, шуңа күрә бик күп чаралар онлайн режимда үткәрелә. Бу язның ике аенда Татарстан театрлары спектакльләрен 350 меңнән артык кеше карады. Узган елның март–апрель айларында театр учреждениеләренә 184 мең кеше килде, нигездә, алар республика халкы яки кунаклары иде. Тамашачылар географиясе шактый киңәйде», - дип ассызыклады ТР мәдәният министры Ирада Әюпова.

Онлайн-трансляцияләрне АКШ, Финляндия, Германия, Австралия, Япония һәм башка илләрдә яшәүчеләр карады. Шул ук вакытта Татарстан башкаласы театрларының гына түгел, ә республика районнарында эшләп килүче театрларның  спектакльләре дә тамашачыларда зур кызыксыну уятты.

«Нәүрүз» Халыкара театраль-белем бирү фестиваль-форумында катнашучыларның географиясе киң, беренче тапкыр Ханты-Манси автономияле округы, Төньяк Осетия, Хабаровск һәм Красноярск крайлары, Беларусьтан гаризалар килде», - дип билгеләп Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры Илфир Якупов.

«Нәүрүз» онлайн-чараларында катнашу өчен Россиянең 31 субъектыннан һәм БДБның өч иленнән театрлар гариза биргән.

Исегезгә төшерәбез, VI Халыкара «Нәүрүз» театраль-белем бирү фестиваль-форумы 8-17 июньдә узачак. Форумның барлык лекцияләре, семинарлары реаль вакыт режимында узачак. Дәресләр тугыз төп юнәлешкә кагыла: «Театр педагогикасы. Актерның роль өстендә мөстәкыйль эше», «Режиссерлык-актерлык курсы», «Актерлык сәнгате. Сәхнә сөйләме», «Актерлык сәнгате. Пластика», «Заманча театр. Үсеш тенденцияләре», «Театр сәнгате өлкәсендә менеджмент һәм PR-технологияләр», «Курчак театры», «Театраль тәнкыйть һәм театрның әдәби өлеше өстендә эш» һәм «Театрның сәнгать-куелыш өлкәсендәге эше».

«Форумда Колумбия, Польша һәм Германия педагоглары катнашачак», - дип хәбәр итте Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режиссеры, ТР Театр әһелләре берлеге рәисе Фәрит Бикчәнтәев.

Аның сүзләренә караганда, Колумбия режиссеры һәм педагогы Алехандро Гонсалес Пуче, Сан-Паулу (Бразилия) университетының филология факультеты Тәрҗемә үзәге директоры һәм профессоры Елена Васина, рус әдәбияты тәрҗемәчесе, театр проектлары кураторы Любомира Пиотровска чыгыш ясаячак.

Чакырылган экспертлар арасында - Санкт-Петербургтан Чечен Республикасының атказанган артисты Дмитрий Кошмин, Мәскәүдән хореограф һәм режиссер Александр Андрияшкин, МХАТ мәктәп-студиясенең сценография һәм театр техникасы факультеты укытучысы Татьяна Круковская, Театр тәнкыйтьчеләре ассоциациясе координаторы Глеб Ситковский, ГИТИС Россия театр сәнгате институты педагогы Александр Вислов һәм башкалар бар.

VI Халыкара «Нәүрүз» театраль-белем бирү фестиваль-форумында Камал театрының биш спектакле күрсәтеләчәк.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International