Татарстанда кайбер чикләүләр белән музейлар һәм китапханәләр яңадан эшли башлады

2020 елның 19 мае, сишәмбе

Коронавирус эпидемиясе аркасында ике ай дәвамында эшләре тукталып торганнан соң,  музейлар арасында  беренчеләрдән булып бүген Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы, «Зөя утрау-шәһәрлеге» дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы, Чистай дәүләт тарихи-архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгы, Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы, Биләр дәүләт тарихи-археология һәм табигый музей-тыюлыгы, Иске Казан дәүләт музей-тыюлыгы, Г.Тукай әдәби-мемориаль музей комплексы, Г.Кайбицкая музее,  Менделеевск шәһәренең туган якны өйрәнү музее, Актаныш туган якны өйрәнү музее, И.В.Боратынский музее, Г. Тукай әдәби музее, Горький һәм Шаляпин музее һәм  күп кенә муниципаль музейлар ачылды.

Иртәгә "Казан Кремле" дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның «Хәзинә» милли сәнгать галереясы, К.Насыйри музее, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы, Ш. Камал мемориаль фатиры булган татар китабы тарихы музее, Печище авылындагы Я.Купала музее, Красновидово авылындагы Горький музее һәм башкалар үз ишекләрен ачачак.

Әлеге мәдәният учреждениеләре,  Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт таләпләренә туры китереп, социаль дистанция һәм санитар-эпидемиологик нормаларны үтәп эшләячәк. Хезмәткәрләр һәм килүчеләрнең температурасын үлчәү, шәхси саклану чараларын куллану мәҗбүри булачак (битлек, перчаткалар һәм бахиллар), биналарда антисептик эшкәртү һәм җилләтү үткәреләчәк. Музейларга керү урынында кулларны эшкәртү өчен санитайзерлар урнаштырылган.

Исегезгә төшерәбез, билгеләнгән кагыйдәләр нигезендә, республика музейлары үз экспозицияләре буенча төркем һәм индивидуаль экскурсияләр оештыра ала, әмма аларда  катнашучылар саны 5 кешедән артмаска тиеш. Экскурсияләр радиотехник чаралар кулланып оештырылганда,  катнашучыларның максималь саны - 10 кеше.  Моннан тыш, музей хезмәткәрләре һәм килүчеләр тарафыннан социаль дистанцияне саклау  һәм кулланучыга бирер алдыннан техник чараларны эшкәртү шарты куелган.

Китапханәләрнең эш режимы алдан ясалган заявкалар буенча китаплар бирүне күздә тота, шул ук вакытта уку залларында хезмәт күрсәтелми, ә мәгълүмати-белешмә хезмәте бары тик дистанцион рәвештә генә башкарыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International