ТР мәдәният министры Яшел Үзән районы мәдәният учреждениеләрендә булып, ремонт һәм төзелеш эшләре барышын бәяләде

2020 елның 19 мае, сишәмбе

Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова эш сәфәре  белән Яшел Үзән районында булды. Аны район җитәкчесе Михаил Афанасьев озатып йөрде.

Ул Уразлы авылында күп функцияле үзәкне  төзү эшләре башланган төзелеш мәйданчыгын карады. Клуб 50 урынга исәпләнгән, анда китапханә, төрле түгәрәкләр эшләячәк. КФҮ өч торак пунктта: Уразлы, Никольское һәм Үтәнгеш авылларында яшәүчеләр өчен төзелә.

Шулай ук мәдәният министры Тынычлык микрорайонында булачак мәдәни үзәкнең төзелеш мәйданчыгында булды, балалар сәнгать мәктәбен капиталь ремонтлау буенча эшләрне бәяләде. Шул ук көнне Ирада Әюпова шәһәр сәнгать мәктәбендә, "Родина" мәдәният сараенда һәм  Горький исемендәге Мәдәният һәм халык иҗаты үзәгендә  булды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International