Хәзерге вакытта Татарстан Мәдәният министрлыгы тарафыннан Казан Кремленең дәүләт урыннарын заманча файдалану өчен җайлаштыру концепциясен әзерләү эше алып барыла. Якынча концепция нигезендә, 1 кат кибет, кафе һәм рестораннар урнаштыру өчен кулланылачак.
Барлык теләүчеләрне фикер алышуларда катнашырга, шулай ук үз тәкъдимнәрен белдерергә чакырабыз.
Гаризалар 2020 елның 29 маена кадәр электрон почта адресына кабул ителә: mkrt@tatar.ru. Ачык фикер алышу 2020 елның 3 июнендә булачак (урыны, вакыты, форматы тәгаенләнә).