Кадерле дуслар!
Халыкара музейлар көне уңаеннан ихлас котлауларымны кабул итегез!
Музейга килүчеләр хозурына тәкъдим ителә торган һәрнәрсә – күп очракта музей хезмәткәрләренең тырыш хезмәт нәтиҗәсе һәм казанышы ул. Нәкъ менә сез киләчәк буыннар өчен тарих битләрен саклап каласыз, сезнең тырышлыгыгыз белән республика үзенең уникаль мәдәни кодына ия. Теләсә кайсы, хәтта иң кечкенә музей да, борынгы артефактларны саклау урыны гына түгел, ул кешелекнең тере хәтере.
Бүген без бу бәйрәмне беренче тапкыр шундый катлаулы вәзгыятьтә каршылыйбыз. Индивидуаль килүчеләр һәм экскурсия төркемнәре белән традицион эш формалары вакытлыча чикләнгән. Мин сезнең вакытлы кыенлыкларны лаеклы кабул итүегез, яңа эш формаларын үзләштерүегез, үз аудиториягезне саклап калуыгыз белән горурланам. Виртуаль күргәзмәләр, осталык дәресләре, онлайн режимда очрашулар – нәкъ менә бу эш соңгы вакытта өстенлекле булды.
Мин сезгә эчкерсез хезмәтегез, төбәгебезнең мәдәни тормышын үстерүгә зур өлеш кертүегез, югары профессиональлек һәм яраткан эшегезгә тугрылык өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм.
Сезгә ихластан нык сәламәтлек, уңышлар, иминлек һәм яңа иҗади ниятләрегезнең тиз арада тормышка ашуын телим!
И. Х. Әюпова