«Музейлар төне» бөтенроссия акциясен социаль челтәрләрдә 326 меңнән артык кулланучы караган

2020 елның 20 мае, чәршәмбе

Быел «Музейлар төне» бөтенроссия акциясе, эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә, онлайн-форматта узды. Популяр акциядә Татарстанның йөздән артык музее: дәүләт, муниципаль, ведомство музейлары катнашты.

16 майдан 17 майга кадәр Татарстан Республикасы музейлары тарафыннан 309дан артык чара (турыдан-туры экскурсия трансляцияләре, онлайн-күргәзмәләр, лекцияләр, мастер-класслар һ.б.) уздырылды, шул исәптән дәүләт музейлары һәм музей - тыюлыклары тарафыннан 127 чара, муниципаль музейлар тарафыннан 182 чара оештырылды.

Караган кулланучылар саны 326 меңнән артып киткән: дәүләт музейлары һәм музей-тыюлыклары чараларын - 257 мең кеше, муниципаль музейларныкын  - 68 меңнән артык кеше күргән. Бу россиялеләр генә түгел, ә чит ил кешеләре дә – мәсәлән, Германия, Болгария, Израиль, АКШ, Бөекбритания, Франция, Польша, Финляндия, Төркия, Бразилия  һәм Тайланд халкы да.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International