Бу атнаның мәдәни афишасын музейлар бергәлегенең төп бәйрәме - Халыкара музейлар көне ачып җибәрә. Бу бәйрәм һәр елны бер үк вакытта - 18 майда билгеләп үтелә. Ел саен Халыкара Музей Комитеты тантаналарның яңа темасын билгели. Быел Халыкара музейлар көненең темасы: "Музей-тигез мөмкинлекләр киңлеге: төрлелек һәм инклюзия". Татарстан музейлары бу көнгә күптөрле чаралар әзерләгән, алар барысы да онлайн-форматта узачак. Программада көн дәвамында виртуаль экскурсияләр, лекцияләр, викториналар, акцияләр, мастер – класслар һәм хәтта фокуслар каралган. Бу атнада театрлар үзләренең иң яхшы архив спектакльләрен, агымдагы репертуар куелышларын күрсәтүне, шулай ук тамашачыларны артистлар белән таныштыруны дәвам итә. Республиканың концерт коллективлары да үз программасын яңартты. Виртуаль чараларны учреждениеләрнең рәсми сайтларында һәм аларның социаль челтәрләрдәге битләрендә карарга мөмкин.
Татарстан Республикасы Милли музее
18 май – Халыкара музейлар көне
9.00 – «Халыкара музейлар көне белән!», һөнәри бәйрәм белән видекотлау.
10.00– «Милли музейга – 125!», музейның тарихына багышланган виртуаль чара.
«Музей ишекләрен ачып» акциясе - Татарстан Республикасы музейлары буенча виртуаль тур
12.00 – Татарстан Республикасы Милли музее буйлап экскурсия. Музейның генераль директоры, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлчәчәк Рәхимҗан кызы Нәҗипова.
13.00 – Габдулла Тукайның Әдәби музее буенча экскурсия.
14.00 - Е.А. Боратынский музее буенча экскурсия.
15.00 – Салих Сәйдәшев музее буенча экскурсия.
16.00 – В.И. Ленинның музей-йорты буенча экскурсия.
17.00 – 1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы экспозицияләре буенча экскурсия.
17.30 – Муса Җәлил музей-фатиры буенча экскурсия
18.00 – Ш.Камал мемориаль фатиры белән Татар әдәбияты тарихы музее буенча экскурсия.
18.30 – А.М. Горький һәм Ф.И. Шаляпин музее буенча экскурсия.
19.00 – Каюм Насыйри музее буенча экскурсия.
19.30 – Печищидагы Янка Купала музее буенча экскурсия
20.00 – Красновидоводагы А.М. Горький музее буенча экскурсия.
20.30 – композитор Нәҗип Җиһанов музей-фатиры буенча экскурсия.
19 май
10.00, 12.00 – Татарстан Республикасы матбугаты көненә багышланган чаралар.
15.00 – «Музей остаханәләре». Онлайн мастер-класслар.
«Тере кәгазь», оригами техникасындагы остаханәләр
17.00 – «Пионерия сукмагыннан». Пионериянең туган көненә багышланган чара. Милли музей фондаларында сакланучы фотолар һәм плакатлар.
20 май
10.00 – «Музейга багышлап». ТР Милли музей сүрәте төшерелгән декоратив панно ясау буенча остаханә.
12.00 - «Батырлар урамнары» сәхифәсе. Бөек Ватан сугышы геройларының исемнәре белән аталган Казан урамнары турындагы проект
14.00 – «Тарих дөньясын ачып». Музейның төп экспозициясендә тәкъдим ителгән уникаль экспонатлар белән таныштыручы проект.
21 май
11.00 – «Дөнья халыклары этнографиясе. Коллекция тарихлары». Бөтендөнья мәдәни төрлелек көненә багышлана. 12.00 - «Төбәкнең урта гасыр тарихы раритетларда». Күргәзмә буйлап виртуаль экскурсия 15.00 – «Славянская кукла». Традицион уенчык ясау буенча мастер-класс. 18.00 – «Татар сылуы». Милли киемле курчак ясау буенча остаханә.
22 май
11.00 - «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы бүләкләре». Якташларыбыз, сугышта катнашучылар һәм тыл хезмәтчәннәренә кагылышлы экспонатларны күрсәтү
14.00 –«Җиңү рәсемнәре» проекты. Бөек Ватан сугышы чорындагы рәссамнар әсәрләре
23 май
11.00 – 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында армиянең көнкүреше, коралланышы турында онлайн-лекция.
14.00 – Антон Райхштатның тарих һәм бүгенге көнне аңлау өчен предметлар турындагы авторлык проекты.
16.00 -«Тарих тәгәрмәче». Пассажир транспорты барлыкка килү тарихына багышланган видео-презентация
24 май
10.00 – Милли музейның Славян язуы һәм мәдәнияте көненә багышланган коллекциясен күрсәтү
12.00 – Рус язуының барлыкка килү һәм үсешенә багышланган музей кунакханәсе һәм остаханәсе
Г. Тукайның Әдәби музее
18 май
9.00 - «Бәйрәм белән, музей!», Г.Тукайның барлык музейлары хезмәткәрләреннән видеокотлау
10.00 - #онлайнмузей, музейның кызыклы экспонатлары турында мәгълүмат
13.00 - «Апуш белән сәяхәт», гаилә аудиториясе өчен оештырылган интерактив экскурсия
15.00 - «Музейга чакырабыз!», проект Г.Тукай музееның экспозициясе белән таныштыра.
18.00 – Музейның бинасы тарихына багышланган онлайн- проект
19 май
10.00 «Син Тукайны беләсеңме?». Г.Тукайның тормышы һәм иҗаты турындагы тест.
20 май
10.00 – «Тукай – ядкарьләрдә», проект замандашларының Г. Тукай турындагы истәлекләре белән таныштыра.
21 май
10.00 – Г.Тукай сәяхәтләренә багышланган видеоэкскурсия
22 май
10.00 - #онлайнмузей, музейның экспонатлары турындагы мәгълүматны социаль челтәрләргә урнаштыру
23 май
10.00- - «Апуш белән сәяхәт». Г. Тукай - балаларга.
24 май
10.00 – «Апуш белән сәяхәт». Г. Тукай - балаларга.
18 майдан 24 майга кадәр мәдәният учреждениеләрендә булачак онлайн-чаралар афишасы белән тулырак танышу өчен сылтама: /file/mincult/File/Афиша онлайн-мероприятий.docx