26-27 сентябрь көннәрендә Болгар шәһәре музей-тыюлыгы территориясендә «Бөек Болгар» урта гасыр сугышы фестивале узачак.
24 сентябрьдә 16.00 сәгатьтә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының Заманча этносәнгать музеенда «Дуслык калейдоскобы» XV халыкара арт-симпозиумында һәм «BASHNYA» III Халыкара яшь рәссамнар лабораториясендә катнашучыларның эшләреннән оештырылган йомгаклау күргәзмәсе ачыла.
23 сентябрьдә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының конференц-залында (4 нче кат) 14.00 сәгатьтә "Казанда Алтын битлек" фестиваленә багышланган матбугат конференциясе узачак (23-24 сентябрь, 5-6 октябрь).
Казанда 25-30 сентябрь көннәрендә Иран киносы көннәре узачак. «Мир» кинотеатрында халыкара кинофестиваль лауреатлары булган фильмнар тәкъдим ителәчәк.
25 сентябрьдән октябрь азагына кадәр Әлмәттә беренче тапкыр Актуаль фәнни кино фестивале узачак.
2020-2021 елларда кинематография өлкәсендә проектларны гамәлгә ашыру өчен ТР коммерцияле булмаган оешмаларына субсидияләр бирүгә гаризалар кабул итү башланды
Уникаль проект XX гасырның соңгы 30 елы – XXI гасыр башында иҗат иткән алты рәссамның иҗатына багышланган, аларның һәркайсы сынлы һәм монументаль-декоратив сәнгатьтә, интерьерлар һәм шәһәр тирәлеге дизайнында әһәмиятле роль уйнаган.
Татарстанның ике танылган шигъри йолдызы - Лилия Газизова һәм Анна Русс - Россиядәге иң дәрәҗәле шигъри премия булган «Шигърият»нең премиаль битенә кергән.
Казанда Польша фильмнарының «Висла» дип исемләнгән фестивале башланды. Татарстан башкаласы халкы һәм кунакларының 23-нче сентябрьгә кадәр коммерция кинотеатрларында сирәк тәкъдим ителә торган мәгънәле Европа киносын карау мөмкинлеге булачак.
А.П.Чехов тууына 160 ел һәм М.А.Шолохов тууына 115 ел тулу уңаеннан 2020 елның икенче яртыеллыгында РФ Җәмәгать палатасының Территориаль үсеш һәм җирле үзидарә буенча комиссиясе әгъзалары тарафыннан мәдәни-белем бирү чаралары комплексын үткәрү планлаштырыла.