ЯҢАЛЫКЛАР


15
ноябрь, 2022 ел
сишәмбе

Бүген 15 ноябрь «Нократ - балачак шәһәре» халыкара фестивале кысаларында Афанасьев исемендәге Киров курчак театры сәхнәсендә «Әкият» курчак театры артистлары Александр Пушкин әсәре буенча «Салтан патшасы турында әкият» спектаклен (Лев Кожевников  инсценировкасы) куйдылар.

«Талантларны үстерү» фәнни-проект үзәге «Көзге талантлар» III Халыкара онлайн-сәнгать конкурсында катнашырга чакыра.

20 ноябрь 12:00 сәгатьтә С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залының төп сәхнәсендә «TAT∙АРС∙TAН» конкурс хәрәкәтендә җиңүчеләрнең Гала-концерты булачак.

16-18 ноябрьдә Түбән Камада һәм Әлмәттә «Кече шәһәрләргә - зур музыка» проекты чаралары узачак.

14 ноябрь көнне Татарстан Республикасы композиторлары берлегенең концертлар залында "Музыкаль параллельләр: Пермь - Казан" концерты узды.

2022 елның 1 ноябреннән 26 ноябренә кадәр «Дөрес буын» Конкурс оешмасы «СӘНГАТЬ БИЕКЛЕГЕНДӘ» II Халыкара ачык дистанцион күп жанрлы иҗади конкурсын үткәрә.

16 ноябрьдә Татар дәүләт филармониясендә «Филармониядә фортепиана кичәләре» абонементы кысасында Россия пианисты һәм композиторы, халыкара конкурслар лауреаты - Иван Бессоновның ( Мәскәү шәһәре) концертлары узачак.

2022 елның 13 октябреннән 15 декабренә кадәр “МАРС” мәдәни-агарту үзәге” автономияле коммерцияле булмаган оешмасы # МӘДӘНИЯТЙӨРӘКЛӘРДӘ проектын эшләтеп җибәрде.

Татарстан Республикасы һәм Свердловск өлкәсе Мәдәният министрлыгы уртак хезмәттәшлек турында килешү төзеделәр.

Документ музыка, театр, рәсем сәнгате, китапханә һәм музей эше, халык кәсепләре һәм иҗат эшчәнлегенең 2023-2024 елларга хезмәттәшлекне үстерү өчен шартлар тудыруны күздә тота.


14
ноябрь, 2022 ел
дүшәмбе

13 ноябрь Мәскәү композиторлары йортында "Россия композиторлары - балаларга" проектында Рәшид Кәлимуллин музыкасына театральләштерелгән концерт узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International