«Казан Кремле» музей-тыюлыгында тарихы, музейлары һәм архитектура һәйкәлләре турында лекцияләр циклы дәвам итә. Киләсе лекция 2022 елның 23 ноябрендә 18:30 сәг. узачак һәм музей арты серләрен ачачак.
Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасны саклау турында Конвенция булдыруга 50ел тулу уңаеннан 4-9 декабрь Казанда Халыкара форум узачак.‑ Чара төрле өлкәләрдән якынча 700 белгечне берләштерәчәк. Моннан тыш, вакыйгада тагын 300 яшь профессионал катнашачак.
2022 елның 27 ноябрендә В.И.Качалов исемендәге Казан академия рус Зур драма театрының сәнгать җитәкчесе-директоры, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, “Алтын битлек” милли театр премиясе лауреаты Александр Славутский үзенең юбилеен билгеләп үтәчәк.
Театр сәхнәсендә Александр Славутский спектакльләре көн саен 25 ноябрьгә кадәр тәкъдим ителәчәк.
16 ноябрь Адыгәй Республикасы Дәүләт филармониясенең Зур залында «Музыкаль Адыгәй» Халыкара академик музыка фестиваленең тантаналы ачылышы булды.
19 ноябрь 18:00 сәгатьтә Татар дәүләт филармониясендә «Джазлы Казан» IX Халыкара фестивале кысаларында йомгаклау концерты узачак. Фестиваль Казанда джаз фестиваль хәрәкәте традицияләрен һәм тәҗрибәсен саклауга һәм камилләштерүгә юнәлдерелгән.
18 ноябрьдә 18:30 сәгатьтә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Татарстанның атказанган артисты Ренат Шәмсетдиновның 50 яшьлек юбилее уңаеннан, Туфан Миңнуллинның «Алай түгел, болай ул» бенефис-спектаклен тәкъдим итә. Спектакль алдыннан халык мәхәббәтен казанган талантлы артистыбызны тәбрикләү булачак. Әлеге чарага хезмәттәшләре, татар театрлары вәкилләре, якташларының килүе көтелә.
2022 елның 18 ноябрендә 18:30 сәгатьтә Татар филармониясе мавыктыргыч музыкаль сәяхәткә «Глория» концерт хоры чыгышына чакыра (Екатеринбург шәһәре) һәм музыка белгече Светлана Черных лекциясен тыңларга өнди.
Тинчурин театры куелышындагы «Кара пулат» опера-риваяте «Алтын Трезини» V Халыкара архитектура премиясенең сайлап алынган дипломантының Алтын дипломы белән билгеләнде.
2022 елның 11 ноябрендә «Казан Кремле» Музей-тыюлыгының Туп сарае музеенда Адыгәй Республикасы Милли музее фондларыннан «Адыгәй сугышчысының борынгы заманнан алып яңа вакытка кадәр кораллану эволюциясе» күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә 2023 елның 16 апреленә кадәр дәвам итәчәк.
Илһам Шакиров исемендәге республика премиясенә гаризалар бирү кампаниясе 2022 елның 25 ноябренә кадәр озайтылды.