ЯҢАЛЫКЛАР


1
февраль, 2023 ел
чәршәмбе

29, 30, 31 гыйнварда Татарстан Республикасына гастроль тур белән Башкортостан Республикасының Милли симфоник оркестры килде. Концертлар Түбән Кама, Казан, Яр Чаллыда узды.

1 февральдә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының 2022 елдагы халык алдында төзелгән максатларын һәм бурычларын гамәлгә ашыру нәтиҗәләрен җәмәгатьчелек фикерен өйрәнүгә старт бирү турында игълан ителә. Эш нәтиҗәләре кушымта буларак хисапта тәкъдим ителгән.

«Казан Кремле» Музей-тыюлыгының «Манеж» күргәзмә залында февральдә совет чорына багышланган лекцияләр циклы узачак. Аларда экспертлар совет сәнгате, тарихы, көнкүреш һәм автопром турында сөйләячәкләр. Беренче лекция 3 февральдә 18:30 сәг. узачак һәм совет сәнгатенә багышланачак.


31
гыйнвар, 2023 ел
сишәмбе

Бүген 2023 елның 31 гыйнварында 14:00 сәгатьтә «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясе үтте, анда Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына старт бирелде.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә йомгаклау коллегиясе кысаларында Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова «Союзмультфильм» киностудиясе директорлар советы рәисе Юлиана Слащева һәм «Россия креатив атнасы» форумы директоры Марина Абрамова белән очрашты. Әңгәмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Бүген, 2023 елның 31 гыйнварында 14:00 сәгатьтә «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясе узачак, анда Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына старт биреләчәк. Трансляцияне сылтама буенча карарга мөмкин.

Февраль ае башында Татарстанның халык язучысы Нурихан Фәттахның «Кырык дүртнең май аенда» әсәре буенча төшереләчәк нәфис фильмга кастинг үтәчәк. Актерларны билгеләүдә язучының хатыны Руфина Фәттахова да катнашачак.

Югары Осланда ел саен үткәрелә торган «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXIII ачык республика телевизион яшьләр фестиваленә әзерлек кысаларында мастер-класслар узды. Проектның танылган жюри әгъзалары белән традицион бушлай иҗади очрашулар сериясе бу көннәрдә республика шәһәрләрендә һәм авылларында үтә.

22 февральдә «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгате ел саен уздырыла торган ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зональ этаплары ачыла. Быел проект 2023 елның 24 апреленә кадәр дәвам итәчәк.

22 февраль көнне «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең ел саен уздырыла торган ачык республика телевизион яшьләр фестивале конкурсантларын тыңлау башлана. Беренче зональ этабы алдыннан республиканың шәһәр һәм авылларында фестиваль хәрәкәтенең танылган әгъзаларыннан мастер-класслар уза. Кичә Чистайда проектта катнашучылар һәм педагоглар белән очрашу булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International