Казанда Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә кандидатларның эшләре буенча ачык фикер алышулар уза

2023 елның 28 марты, сишәмбе

Искәртәбез, агымдагы елның март аенда Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе комиссиясе утырышы булып узды. Утырыш Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә 2023 елда тәкъдим ителгән әсәрләрне һәм эшләрне карауга багышланган иде.

Тәкъдим ителгән әсәрләр һәм эшләр турында фикер алышканнан соң, ТР Рәисе каршындагы Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләре буенча Комиссия 2023 елда 13 кандидатны Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә тәкъдим итү турында карар кабул итте.

Комиссиянең икенче утырышы Татар теле көне алдыннан узар дип көтелә. Март ае буе һәм апрель ае башында шулай ук Татарстан Республикасының әйдәп баручы мәдәният учреждениеләрендә һәм массакүләм мәгълүмат чараларында кандидатларның эшләре буенча ачыктан-ачык фикер алышу планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International