«Журналистлар берлеге» Медиаконгрессы һәм Дәүләт Эрмитажы Татарстан Республикасының яшь тележурналистларын, режиссерларын, фотографларын, блогерларын 19 майдан 21 майга кадәр Санкт-Петербургта Дәүләт Эрмитажында узачак XVII Халыкара медиа-форумда катнашырга чакыра.
Форумда ел саен Россиянең һәм Евразия илләренең төрле төбәкләреннән журналистлар, документалистлар, блогерлар, фотографлар катнаша.
Быелгы Форум программасында: тиз арада үзгәрүчән дөньяда журналистикага багышланган гамәли конференция һәм берләштерелгән «Мин монда яшим» дигән бер темага документаль фильмнар һәм фотокүргәзмә фестивале планлаштырыла. Катнашучылар Форумда Эрмитаж, Санкт-Петербург, шулай ук Россиянең Төньяк-Көнбатыш халкы турында үз сюжетларын булдыра алачак.
«Диалог» программасы илнең төрле төбәкләреннән килгән яшь катнашучылар тәҗрибә уртаклаша һәм үзләренең эшләрен Россия һәм чит ил коллегаларына тәкъдим итә алсын өчен әзерләнгән.
Форум, аның секцияләре һәм катнашу шартлары турында тулырак мәгълүмат түбәндәге сайтта урнаштырылган: https://mediacongress.ru/dialogcultur23_main, шулай ук «Мин Россиядә яшим» проекты сайтында: https://iliveinrussia.ru/ да табарга мөмкин.