ТР Милли музеенда Рахманинов тууына 150 ел тулуга багышланган күргәзмә ачылачак

2023 елның 29 марты, чәршәмбе

31 март көнне 12.00 сәгатьтә Татарстан Милли музеенда "Музыка гомер буена җитә, әмма музыка өчен бер гомер генә җитми" дип аталган күргәзмә ачыла. Ул пианист һәм дирижёр, композитор Сергей Рахманиновның 150 еллык юбилеена багышлана.

Күргәзмә ачылышына килүчеләр музей фондларыннан экспонатларны күрү форсаты белән бергә Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан консерваториясе укытучылары һәм студентлары башкаруында Рахманинов әсәрләрен дә ишетә алачаклар. Шулай ук, Людвиг Ван Бетховенның "Төркия маршы" әсәре Рахманинов башкаруында язылган грампластинкада яңгыраячак.

Сергей Рахманинов – рус композиторы, дирижёр, пианист, музыкада символизм һәм неоромантизм юнәлешләре вәкиле. Үз иҗатында ул Петербург һәм Мәскәү композиторлык мәктәпләре принципларын берләштерә.

Композиторның исеме рус милли мәдәнияте символына әйләнде. Аның әсәрләре дөнья репертуарына үтеп кереп, заманча иҗат итүче музыкантларга да тәэсир итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International