Зөя утрау - калачыгы сәнгать галереясенең күргәзмә залында Дәүләт Белоруссия әдәбияты тарихы музее (Беларусь Республикасы) белән хезмәттәшлектә әзерләнгән «Петрусь Бровка. Минем ХХ гасырым» дип исемләнгән күргәзмә ачылачак.
Петрусь Бровка (1905-1980) - белорус халык шагыйре, Беларусь мәдәниятенең XX гасырда иң танылган эшлеклеләренең берсе, аның мирасы бүгенге көнгә кадәр үз әһәмиятен саклап калган. Петрусь Бровка үз бәхетен эштә, иҗатында күрә. Аның поэзиясе - эчтәлеге буенча гуманистик, вакыт-вакыт беркатлы һәм романтик, әмма һәрвакыт ихлас. Үзе кебек.
КүргәзмәПетрусь Бровка биографиясе һәм иҗат тарихы белән таныштыра, ике телдә - белорус һәм рус телләрендә тәкъдим ителә.
Әлеге күргәзмә Беларусь Республикасы музейлары белән «Зөя утрау-шәһәрчеге» Музей-тыюлыгының хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә башлангыч алды.
Күргәзмә: 28 март 2023 - 24 апрель 2023 вакыт аралыгында эшли.
Үткәрү урыны: Сәнгать галереясе күргәзмә залы (Зөя утрау-калачыгы, Раштуа мәйданы,1).