Бөек сынчы, педагог, ТАССР һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТАССРның халык рәссамы Ахун Садри Сәлах улының тууына 120 ел тула

2023 елның 29 марты, чәршәмбе

Бүген бөек сынчы, педагог, ТАССР һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТАССРның халык рәссамы Ахун Садри Сәлах улының тууына 120 ел тула.

Без Аны бигрәк тә Казандагы Тукай һәйкәле һәм шәһәрнең паркларындагы «Дөньяда хезмәт хакимлек итәчәк!» һәм «Балыкчы» фонтаннары буенча беләбез.

Шулай ук бөек сынчыбыз татар, рус һәм дөнья мәдәниятенең күренекле эшлеклеләре образларының тулы бер галереясын тудыра: Г.Тукай (1929), Һ.Такташ (1931), К.Насыйри (1941), Н.Җиһанов (1941–1945) һәм башка бюстларын; Р.Роллан барельефын (1938); Анри Барбюс (1938), мәрмәрдән С.Җ.Сәйдәшев (1957), А.М.Бутлеров (1965), М.Горький (1968), Анджела Дэвис (1971), Рабиндранат Тагорның (1974) сынлы портретларын иҗат итә. Шулай ук Советлар Союзы Геройлары М.Воронков, И.Ижукин ( 1945), Муса Җәлил (1957), Әхмәтхан Солтанның (1974) бюстларын ясый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International