5 июньнән 11 июньгә кадәр Казанда XVI «Нәүрүз» Халыкара театр фестивале узачак.
Фестиваль программасы кысаларында Төркия, Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан һәм Россия төбәкләреннән: Төньяк Осетия-Аланиядән, Адыгея Республикасыннан, Дагыстан Республикасыннан, Чечен Республикасыннан, Кабардино-Балкариядән, Чуаш Республикасыннан, Башкортостан Республикасыннан, Саха Республикасыннан, Алтай Республикасыннан, Тыва Республикасыннан һәм Татарстан Республикасыннан 29 спектакль күрсәтеләчәк.
Быел «Нәүрүз» Төньяк Кавказ халыкларының театр сәнгате эгидасы астында узачак. Фестивальгә 1 меңнән артык катнашучы киләчәк.
XVI «Нәүрүз» спектакле Казанның 7 театр мәйданчыгында тәкъдим ителәчәк: Камал театрының Зур һәм Кече заллары, «Әкият» курчак театрының Зур һәм Кече заллары, К.Тинчурин исемендәге театр, Г.Кәриев исемендәге театр һәм Казан яшь тамашачы театры мәйданчыгында узачак. Спектакльләр шулай ук ачык һавада да үтәчәк.
Хәзерге вакытта Камал театрында уйнала торган спектакльләргә билетлар сатыла. Билетларны сайтта һәм театр кассасында, шулай ук билет сатучы операторлардан сатып алырга мөмкин. Тиздән билетлар «Нәүрүзнең» башка спектакльләренә дә театр кассаларында һәм сайтларда сатуга чыгачак.