9 апрельдән «Казан Кремле» Музей-тыюлыгының Благовещенск соборы тарихы музеенда Пасха бәрәменә багышланган күргәзмә эшли башлаячак. Күргәзмә 2023 елның 1 июненә кадәр дәвам итәчәк.
Экспозициядә фарфор һәм пыяладан ясалган йомыркалар тәкъдим ителәчәк.
Күргәзмәне рәссам Елизавета Бём ясаган бәйрәм открыткалары тулыландыра. XX гасыр башында популяр булган почта открыткаларында Пасха сюжетлары яхшылык белән тулыландырылган.
Элемтә өчен тел: 8 (843) 567-81-62, 8 (843) 567-81-03
E-mail: blago.muzey@tatar.ru
Адрес: «Казан Кремле» музей-тыюлыгы, Благовещенск соборының тарих музее. Эш вакыты: сишәмбе-пәнҗешәмбе 10:00 - 18:00 сәг. кадәр, җомга 11:00 - 20:00 сәг кадәр, шимбә-якшәмбе 10:00 - 18:00 сәг. кадәр.