18-24 июнь һәм 16-22 июль көннәрендә Татарстан Республикасында «Буяне утравында» исеме астында Бөтенроссия пленэр -бәйге узачак. Анда Россиянең 23 төбәгеннән 450 педагог-рәссам һәм аларның укучылары катнашачак. Халыкара педагог-рәссамнар берлеге күп еллар пленэр практикалар һәм стажировкалар оештыру белән шөгыльләнә, аларның максаты Россия төбәкләренең мәдәни һәм табигый ядкәрләрен өйрәнү, сәләтле балаларга һәм аларның педагогларына ярдәм итү, яшь талантларга һөнәри юнәлеш бирү.
«Геройларның хатыннары» проектында катнашучылар һәм Ватан ветераннарының гаилә комитеты вәкилләре С.Сәйдәшев исемендәге ДЗКЗ «Союзмультфильм» мультконцертларының ел саен уздырыла торган дүртенче хәйрия фестивалендә булдылар.
2022 елда Россия Федерациясе Президенты В.В.Путин Указы белән халык сәнгать һөнәрләрен саклау, үстерү һәм аларга ярдәм итү максатында Халык сәнгать һөнәрләре көне булдырылды. Быел бәйрәм 18 июньгә туры килде.
Сәнгать өлкәсендә бөтенроссия яшүсмерләр олимпиадасының «Россиянең яшь сәләтлеләре» бөтенроссия конкурсының II турына йомгак ясалды.
Татарстан Республикасында «Яшь рәссамнар әсәрләрендә педагоглар һәм остазлар образы» бөтенроссия күргәзмә-конкурсының I турына (төбәк этабына) йомгак ясалды.
21 июльдән 29 июльгә кадәр Самара өлкәсенең Мастрюков күлләре фестиваль аланы территориясендә iВолга яшьләр форумы узачак.
Игорь Бутманның музыкаль сәнгатькә ярдәм итү һәм үстерү фонды Бөтенроссия конкурсында җиңүче яшьләр джаз коллективларының исемнәрен игълан итте. Россиянең 21 төбәгеннән 100 камера ансамбль һәм джаз оркестрлары җиңүче булды. Алар Россия тарихында иң эре джаз фестивале - Moscow Jazz Festival мәйданчыкларында чыгыш ясаячаклар.
Бүген Санкт-Петербург дәүләт театр һәм музыка сәнгате музеенда (Музыка музее) Шереметев сараенда төрки музыка инструментларының уникаль интерактив күргәзмәсе ачылачак.
Президент мәдәни инициативалар фонды 2023 елда беренче махсус грант бәйгесенә 21 июньдә гаризалар кабул итә башлый.
26 июньнән 1 июльгә кадәр Казан Кремле территориясендә түләүсез җәйге лагерь узачак.