Татарстан джаз коллективлары Moscow Jazz Festival мәдәни чарасында чыгыш ясаячак

2023 елның 16 июне, җомга

Игорь Бутманның музыкаль сәнгатькә ярдәм итү һәм үстерү фонды Бөтенроссия конкурсында җиңүче яшьләр джаз коллективларының исемнәрен игълан итте. Россиянең 21 төбәгеннән 100 камера ансамбль һәм джаз оркестрлары җиңүче булды. Алар Россия тарихында иң эре джаз фестивале - Moscow Jazz Festival мәйданчыкларында чыгыш ясаячаклар.

Татарстаннан бәйгедә ике камера ансамбле: Seven steps to heaven һәм Мария Аксёнова триосы, шулай ук Shanu җиңүче булдылар.

"Зарядье" залында һәм "Эрмитаж" бакчасында узачак концертларга билетлар  фестивальнең рәсми сайтында сатыла. Фестиваль Мәскәү шәһәре мәдәният Департаменты һәм Президент мәдәният инициативалары фонды ярдәме белән уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International