«Геройларның хатыннары» проектында катнашучылар һәм Ватан ветераннарының гаилә комитеты вәкилләре С.Сәйдәшев исемендәге ДЗКЗ «Союзмультфильм» мультконцертларының ел саен уздырыла торган дүртенче хәйрия фестивалендә булдылар.
Яшь тамашачылар һәм аларның әти-әниләре әкият геройлары белән мультипликация фильмнары сериясен карадылар: Чебурашка», «Бременские музыканты, «Ну, погоди!», «Летучий корабль», «В порту», «Катерок», «Пёс в сапогах», «Каникулы Бонифация», «Как Львенок и Черепаха пели песню». Балалар хоры оркестр озатуында үз чорының иң яхшы композиторлары - Максим Дунаевский, Геннадий Гладков, Владимир Шаинский һәм башкалар тарафыннан язылган көйләрне башкарды.