Сәнгать өлкәсендә бөтенроссия яшүсмерләр олимпиадасының «Россиянең яшь сәләтлеләре» бөтенроссия конкурсының II турына йомгак ясалды.
Конкурс йомгаклары буенча финалга Яр Чаллы шәһәренең 3 нче номерлы балалар музыка мәктәбеннән Балаева София (укытучысы - Малюта Марина Павловна) һәм Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе каршындагы Урта махсус музыка мәктәбеннән Ногманов Азалия узды.
Яшь музыкантларны чын күңелдән котлыйбыз! Конкурсның финал этабында лаеклы чыгыш ясавыгызны телибез! Безнең укучылар иң яхшылар рәтендә, дип горурланабыз!