Зөя утрау-шәһәрчегендә «Буяне утравында» Бөтенроссия пленэр - бәйге старт алды

2023 елның 18 июне, якшәмбе

18-24 июнь һәм 16-22 июль көннәрендә Татарстан Республикасында «Буяне утравында» исеме астында Бөтенроссия пленэр -бәйге узачак. Анда Россиянең 23 төбәгеннән 450 педагог-рәссам һәм аларның укучылары катнашачак. Халыкара педагог-рәссамнар берлеге күп еллар пленэр практикалар һәм стажировкалар оештыру белән шөгыльләнә, аларның максаты Россия төбәкләренең мәдәни һәм табигый ядкәрләрен өйрәнү, сәләтле балаларга һәм аларның педагогларына ярдәм итү, яшь талантларга һөнәри юнәлеш бирү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International