Санкт-Петербургта төрки музыка коралларының уникаль интерактив күргәзмәсе ачылачак

2023 елның 16 июне, җомга

Бүген Санкт-Петербург дәүләт театр һәм музыка сәнгате музеенда (Музыка музее) Шереметев сараенда төрки музыка инструментларының уникаль интерактив күргәзмәсе ачылачак.  

Экспозиция Татарстан Республикасының Әлмәт шәһәреннән алып киленгән илледән артык экспонаттан тора. Нәкъ менә Әлмәттә экспонатларның гомуми саны 700 берәмлектән артып киткән төрки халык музыка кораллары күргәзмәсе урнашкан. Бу - бер мәйданчыкта җыелган һәм дөнья рекорды санын тәшкил иткән иң күп төрки инструментлар җыелмасы.

Күргәзмәне ачуда ТР мәдәният министры Ирада Әюпова катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International