21 июльдән 29 июльгә кадәр Самара өлкәсенең Мастрюков күлләре фестиваль аланы территориясендә iВолга яшьләр форумы узачак.
«iВолга» чарасында яше 14 яшьтән 35 яшькә кадәр булган һәркем катнаша ала. Моның өчен форумның рәсми сайтында теркәлергә кирәк. Теркәлү 8 июньгә кадәр ivolgaforum.ru рәсми сайтында һәм grants.myrosmol.ru федераль дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасында уза.