Казан яшүсмерләре «Кремль ишегалды» лагеренда катнаша алачак

2023 елның 16 июне, җомга

26 июньнән 1 июльгә кадәр Казан Кремле территориясендә түләүсез җәйге лагерь узачак.

Лагерь сәгать 9:30-13:30 га кадәр эшләячәк. Беренче сменада 12 кешедән торган ике төркем булачак. Лагерьда 12-17 яшьлек көллият һәм мәктәп укучылары катнаша алачак.

Катнашу бушлай. «Кремль ишегалды» лагерена кушылыр өчен сылтама буенча гариза бирергә һәм будьвдвижении.рф (хәрәкәттәбул.рф) сайтында теркәлергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International