Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпованың Халык сәнгать һөнәрләре көне белән котлавы

2023 елның 18 июне, якшәмбе

2022 елда Россия Федерациясе Президенты В.В.Путин Указы белән халык сәнгать һөнәрләрен саклау, үстерү һәм аларга ярдәм итү максатында Халык сәнгать һөнәрләре көне булдырылды. Быел бәйрәм 18 июньгә туры килде.

Халык сәнгать һөнәрләре көне - ул үз куллары белән чын матурлык тудырган, халкыбызның декоратив-гамәли сәнгатен һәм традицион мәдәниятен саклап калган кешеләрнең һөнәри бәйрәме. Бу тагын бер мөһим бәйрәмнәрнең берсе, чөнки ул халыкларыбызның гореф-гадәтләрен һәм традицияләрен халык сәнгать һөнәрләре ярдәмендә саклап калуның мөһим дәүләт бурычы булуын исбатлый.

Кәсеп инде мең елдан артык яши, ул цивилизацияне үстерүдә зур роль уйный. Башта һөнәрчеләр кеше тормышы өчен кирәк булган көнкүреш әйберләрен, көндәлек файдалану өчен эшләнмәләр ясаганнар. Тора-бара кәсепчелек камилләшә һәм катлаулана бара.

Татарстан һәрвакыт үзенең халык һөнәрләре белән дан тотты. Безнең данлыклы кәсепләребез Татарстан Республикасы халыкларының мәдәни кодының аерылгысыз өлеше булып тора. Бүгенге көндә Татарстанда 400дән артык халык сәнгать һөнәрләре остасы эшли, аларның 50%тан артыгы республиканың муниципаль берәмлекләрендә эшчәнлек алып баралар.

Татарстанда халык сәнгать һөнәрләренә ярдәм итү белән актив шөгыльләнәләр. Күпсанлы масштаблы чаралар - фестивальләр, күргәзмәләр, ярминкәләр, конкурслар, фәнни-гамәли конференцияләр һ.б. үткәрелә.

Халык сәнгать һөнәрләре осталарын һәм бу бәйрәмгә катнашы булган барлык осталарны чын күңелдән котлыйм! Сезнең хезмәтегез ярдәмендә без үзебезнең "мәдәни кодыбызны" саклыйбыз, үткән кәсепчклек тарихыбыз белән элемтәдә торабыз.

Бәйрәм белән!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International