ЯҢАЛЫКЛАР


25
март, 2026 ел
чәршәмбе

2026 елның 6 апрелендә Россия Федерациясе субъектларыннан 2027 елда модель муниципаль китапханәләр төзү өчен федераль бюджеттан субсидия бирүгә гаризалар кабул итү башлана. Учреждениеләр «Милли проект «Гаилә»нең «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проекты кысаларында яңартылачак. Гаризалар кабул итү 2026 елның 15 маенда Мәскәү вакыты белән 18:00дә тәмамлана.

24 мартта Татарстан Республикасы Милли музеена БРИКС илләренең беренче Халыкара матурлык конкурсы җиңүчеләренең өч таҗы тантаналы рәвештә тапшырылды. Һәр музей кунагы аларны 5 апрельгә кадәр күрә ала.

26 мартта, кич сәгать 18.30да, Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә татар телендәге «Фикерләшик» китап клубының очрашуы була. Бу – татар авторларының бай мирасын тикшерү һәм популярлаштыру өчен мәйдан, татар әдәбияты дөньясына чумарга, актуаль темаларны бәхәсләшергә һәм яңа әсәрләр белән танышырга теләүче фикердәшләрнең очрашу урыны.

Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре!

Чын күңелдән ихтирам һәм рәхмәт хисләре белән сезне Мәдәният хезмәткәре көне белән котлыйм!

Мәдәният – халыкның җаны, бөтен дәүләтебезнең бүгенгесе һәм киләчәге төзелгән ныклы нигез. Сез көн саен мәңгелек кыйммәтләр сагында торасыз, алар безнең җәмгыятьне ныгыта, аны бердәм, көчле һәм рухи яктан сау итә.

Хөрмәтле хезмәттәшләр, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, кадерле мәдәният ветераннары!

Ихлас күңелдән Сезне Мәдәният хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәм!

Без еш кына күпсанлы проектлар, зур күләмле чаралар һәм аларга йөрүче халыкның рекордлы саны турында сөйлибез. Әмма бу чаралар, минем өчен, беренче чиратта — кешеләр белән аралашу осталыгы. Китапханәгә, театрга яисә музейга килгән кеше бездән һәрвакыт җылы мөнәсәбәт, төгәллек һәм ярдәм көтә. Кайвакыт, урынлы әйтелгән бер җылы сүз теләсә-нинди зур планнардан да кадерле булырга мөмкин.


24
март, 2026 ел
сишәмбе

1–7 мартта «Меганом» иҗади индустрияләр академиясендә («Таврида.АРТ») «Киләчәкнең театральләштерелгән фолк-концертлары лабораториясе» программасы узды. Бер атна дәвамында иҗат итүче яшьләр музыка, театр һәм заманча технологияләрне бер сәхнәдә берләштерә торган тамаша шоуларын эшләде. Аларга Татарстан Республикасының атказанган артисты Регина Павлова кергән экспертлар җитәкчелек итте. Иң яхшы концепция быел августта «Таврида.АРТ» яшь сәнгать фестивалендә гамәлгә ашырылачак. «Таврида.АРТ» чаралары «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты ярдәмендә үткәрелә.

Театр сәнгате эшлеклеләре белән очрашуны Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко үткәрде. СФ спикеры мондый чараның беренче тапкыр узуын ассызыклады һәм катнашучыларны якынлашып килүче Мәдәният хезмәткәре көне һәм Халыкара театр көне белән котлады.

Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы дәүләт премияләре буенча комиссия утырышында 2026 елга премиягә кандидатлар билгеләнде.

25 март, Мәдәният хезмәткәре көнендә, Россия Мәдәният министрлыгы инициативасы белән бөтен ил буйлап #СпасибоЗаКультуру акциясе узачак. Акция мәдәният хезмәткәрләрен, сәнгать эшлеклеләрен һәм иҗади индустрия вәкилләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котларга юнәлдерелгән.


23
март, 2026 ел
дүшәмбе

2026 елның 16 апреленнән Татарстан кинотеатрларында режиссер Салават Юзеевның «Гашыйклар тавы» нәфис фильмының киң прокаты башлана. Фильм Татарстан, Беларусь Республикасы һәм Мәскәү кинематографистлары тарафыннан татар әдәбияты классигы Илдар Юзеевның шул ук исемдәге әсәре буенча төшерелгән һәм ул мәхәббәтнең тугрылыгы, аталар һәм балалар мөнәсәбәтләре, шулай ук Бөек Ватан сугышы елларындагы язмышларның катлаулы юллары турында сөйли.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International