24 мартта Татарстан Республикасы Милли музеена БРИКС илләренең беренче Халыкара матурлык конкурсы җиңүчеләренең өч таҗы тантаналы рәвештә тапшырылды. Һәр музей кунагы аларны 5 апрельгә кадәр күрә ала.
«Бу матур сәнгать әсәрләрен күргәзмәгә кую өчен Милли музей – безнең хәтер, безнең тарих сакчысы – сайлануы очраклы түгел. Безнең заман мирасын кешеләр өчен мөмкин кадәр ачык итү мөһим, чөнки еллар һәм гасырлар узгач ул тарихи хәзинәгә әвереләчәк», – дип билгеләде Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова.
«Бу әйтеп бетергесез хәзинәләрнең кыйммәтен аңлау безгә әле авыр», – диде Татарстан Республикасы Милли музееның генераль директоры Айрат Фәйзрахманов. – «Бер яктан, алар БРИКС илләре мәдәниятенең нечкәлеге, матурлыгы, байлыгы һәм зиннәте символлары. Икенче яктан, алар безнең милли хәзинә үзәгендә тора. Бу монда тәкъдим ителгән татар бизәнү сәнгате үрнәкләренең дөнья һәм ватан мәдәнияте хәзинәсенең аерылгысыз өлеше икәнен символлаштыра, төрле халыклар һәм илләр мәдәниятләре арасында тирән бәйләнешне чагылдыра».
Тантаналы чыгышлардан соң «Мисс БРИКС» конкурсын оештыручылар Татарстан Республикасы Рәисе рәхмәтләре белән бүләкләнде.
Искәртеп узабыз, тарихта беренче тапкыр БРИКС илләрен мәдәни, гуманитар һәм җәмәгатьчелек диалогы форматында берләштергән халыкара матурлык конкурсы Казанда 1–8 мартта өч номинация буенча узды. «Мисс БРИКС» Россия конкурсанты Валентина Алексеева булды. «Миссис БРИКС» категориясендә КАҖдан катнашучы Миллисент Мпхолоди Тлоу җиңү яулады. Иң яшь катнашучылар арасында беренче «Кечкенә Мисс БРИКС» Кытайдән Думалаог Саффира Кара Гилле булды.