Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясенә 2026 елга кандидатлар билгеләнде

2026 елның 24 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы дәүләт премияләре буенча комиссия утырышында 2026 елга премиягә кандидатлар билгеләнде.

2026 елга потенциаль номинантлар исемлеге:

«Казанга Тукай кайткан» спектакле өчен «Казанга Тукай кайткан» иҗат төркеме (Зәйниева Рәзидә Рифат кызы, Зәббаров Айдар Талгат улы, Талипов Эмиль Мансур улы).

Казан хореография училищесы иҗат коллективы 

Гарипова Илсәяр Вазыйх кызы (Иксанова Илсәяр) – «Үткелләрне үтү – дөнья көтү» шигъри җыентыгы өчен.

Курбанов Рафис Харис улы (Рафис Курбан) – «Әхмәров», «Ватан», «Алиш» китаплары, «Танкистлар» повесте өчен.

Сираева Лилия Фәис кызы (Лилия Гыйбадуллина) – «Дәвамы бар» шигырьләр һәм поэмалар җыентыгы өчен.

Кинематографистлар төркеме: Барыкин А.А., Суров О.Г., Кашинский Е.И., Емельянов Д.В. – махсус хәрби операция турындагы «Кормильцы», «Голоса из колыбели», «Дорога», «Казань – Лисичанск» документаль фильмнар циклы өчен.

Гвоздь Юрий Константинович – кинематографта Татарстанның күренекле әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре (И. Шакиров, С. Хәким, Х. Якупов, Х. Бигичев, Х. Туфан, Р. Шәрәфиев һ.б.) образлары галереясын тудырган өчен.

Низамов Эльмир Җәүдәт улы – «Кара Пулат» операсы өчен.

Әхмәтҗанов Шамил Сабир улы – «Сорнай моңы» дискина кергән татар халык җырлары циклы өчен.

Маганов Наил Ульфат улы – «Татнефть» БФ рәисе, «Татнефть» ПАҖ генераль директоры, коллектив җитәкчесе, һәм иҗат төркеме әгъзалары: Корчагин П.Д., Чавлинов Э.З., Вертелецкий С.Ю. – төрки музыка коралларын торгызу проектын гамәлгә ашырган өчен.

Сәләхов Рабис Мәгалим улы – татар халык җырлары мотивлары буенча эшләр циклы өчен.

Вәхитов Рифкат Мөхәммәт улы – «Тарих һәм шәхес» (1998–2019 еллар) эшләр сериясе белән Татарстан Республикасының сынлы сәнгатен үстерүгә керткән зур өлеш өчен.

Акимов Владимир Яковлевич – «Мое чувашское Ендурайкино» һәм «И снова о вечном…» күргәзмәләре өчен.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International