Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова Федерация Советында доклад белән чыгыш ясады

2026 елның 24 марты, сишәмбе

Театр сәнгате эшлеклеләре белән очрашуны Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко үткәрде. СФ спикеры мондый чараның беренче тапкыр узуын ассызыклады һәм катнашучыларны якынлашып килүче Мәдәният хезмәткәре көне һәм Халыкара театр көне белән котлады.

Очрашу кысаларында Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова интеллектуаль милек һәм аны яклау институтларын үстерү мәсьәләләренә багышланган доклад белән чыгыш ясады.

ТР мәдәният министры Ирада Әюпованың чыгышын Татарстан Мәдәният министрлыгының МАХ аккаунтында карарга була: max.ru/mincultrt

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International