25 март, Мәдәният хезмәткәре көнендә, Россия Мәдәният министрлыгы инициативасы белән бөтен ил буйлап #СпасибоЗаКультуру акциясе узачак. Акция мәдәният хезмәткәрләрен, сәнгать эшлеклеләрен һәм иҗади индустрия вәкилләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котларга юнәлдерелгән.
Акция үзәгендә – үзләренең «җирле урыннарында», шәһәрләрдә һәм кече торак пунктларда, балаларда һәм яшьләрдә сәнгатькә, мәдәнияткә кызыксыну уятучы, аларга иҗади башлангычны үстерергә ярдәм итүчеләр. Шәһәрләрнең тышкы реклама объектларында җирле мәдәният бүлекләре һәм учреждениеләре җитәкчеләренең, иҗат түгәрәкләре һәм секцияләре җитәкчеләренең, иҗади югары уку йортлары һәм көллиятләр педагогларының, Мәдәният тарихы укытучыларының йөзләре барлыкка киләчәк, һәм нәкъ аларга «Мәдәният өчен рәхмәт!» дигән сүзләр багышланачак.
Акциягә 25 мартта социаль челтәрләрдә мәдәният өлкәсендәге эшчәнлекне чагылдырган афишаларны яки шәхси фотоларны урнаштырып кушылырга мөмкин. Җентекле мәгълүмат – монда.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының рәсми социаль челтәрләренә язылыгыз: