2026 елның 12-31 маенда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә узачак Рудольф Нуриев исемендәге XXXIX Халыкара классик балет фестивале спектакльләренә билетлар 24 мартта сатылачак.
Бөтендөнья театр көненә һәм РФ Театр эшлеклеләре союзының 150 еллыгына ТР Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге китап күргәзмәсе әзерләгән.
Казанда, Казан ипподромы территориясендә төрки һәм фарсы халыкларында Яңа ел һәм язгы көн-төн тигезләнү көнен символлаштыручы «Нәүрүз» республика бәйрәме узды. Быел республика «Нәүрүз» бәйрәменә 11 меңгә якын кунак килде.
Бүген төнлә 96 яшендә Татарстан Республикасының Атказанган сәнгать эшлеклесе, күренекле татар композиторы Сәйяр Зиннәт улы Хәбибулин вафат булды.
РФ Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко Донецкида «Горловка көне» — 2025 елгы Премия лауреаты чарасы кысаларында старт бирү турында игълан итте.
24 мартта, сәгать 15:00 Татарстан Республикасы Милли музеенда «Казан чиксез» («Казань без окраин») циклыннан «Сер сакчысы: Кабан күле» күргәзмә проекты ачыла. Күргәзмә Казанның төп табигый һәм тарихи ландшафты – Кабан күлләр системасы тарихына багышлана.
2026 елның 6 апрелендә «Мәктәп укучылары өчен мәдәният» проекты кысаларында оештырылган мәктәп укучылары өчен Бөтенроссия «Кадрда галәм» иҗат акциясе старт ала.
2026 елның 21 мартында Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә милли репертуарның гәүһәре – Ф.Яруллинның «Шүрәле» балеты күрсәтеләчәк. Спектакль РСФСР, Башкортстан һәм Татарстанның халык артисты, балерина, педагог, балетмейстер Нинель Даут кызы Юлтыеваның (1926-2014) тууына 100 ел тулуга багышлана.
16 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр программада катнашу өчен 21 мартка кадәр сайтта гариза бирә ала rezervrt.ru
Гомуми приз фонды – 5 000 000 сум.
Казан Мэриясенең татар телен өйрәнүгә һәм татар мәдәниятен үстерүгә багышланган «Үз телем» бәйгесе быел шулай ук Идел буе халыклары (чуваш, удмурт, мари, мордва, башкорт) яшьләреннән дә гаризалар кабул итә. Шарт буенча конкурста 14-35 яшьтәге казанлылар катнаша ала. Конкурсантлардан туган телләрен һәм милли мәдәниятләрен үстерүне максат итеп куйган нәтиҗәле, кызыклы, шул ук вакытта яшьләр өстенлек бирә алырлык проектлар көтеп калалар.