Хөрмәтле хезмәттәшләр, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, кадерле мәдәният ветераннары!
Ихлас күңелдән Сезне Мәдәният хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәм!
Без еш кына күпсанлы проектлар, зур күләмле чаралар һәм аларга йөрүче халыкның рекордлы саны турында сөйлибез. Әмма бу чаралар, минем өчен, беренче чиратта — кешеләр белән аралашу осталыгы. Китапханәгә, театрга яисә музейга килгән кеше бездән һәрвакыт җылы мөнәсәбәт, төгәллек һәм ярдәм көтә. Кайвакыт, урынлы әйтелгән бер җылы сүз теләсә-нинди зур планнардан да кадерле булырга мөмкин.
Хәрби һәм хезмәт батырлыгы, Россия халыкларының бердәмлеге елында безнең игътибарга мохтаҗ булганнар белән янәшә атлауны дәвам итәбез — ата-бабаларыбыз батырлыгын хәтердә саклап, яшь буында илебез һәм республикабыз тарихына хөрмәт хисе тәрбиялибез. Күренекле сәнгать әһелләре Һади Такташ, Фатих Әмирхан, Нәҗип Җиһанов, Муса Җәлил, Габдулла Тукай, Габдулла Кариев, Карл Фукс, Саҗидә Сөләйманова, Кави Нәҗми, Сара Садыйкова һ.б. юбилей чаралары, яңа биналар төзелү, 2026 елда Казанның Ислам дөньясының мәдәни башкаласы буларак танылуы — болар барысы да безнең зур җаваплылык һәм шатлык хисләре белән бергә булдырган уртак җиңүләребез.
Быел күренекле татар акртисасы Гөлсем Камскаяның тууына 125 ел тулу уңаеннан, бу көнне аның сүзләрен искә аласы килә: «Сәнгатьме бу, әллә һөнәрме — төгәл әйтү кыен. Әмма мин театрга бар көчемне бирдем һәм үземне аңа багышладым. Тормышымның һәр чорын куанып искә алам...»
Кадерле коллегалар! Мәдәнияткә тугры булып, күңел биреп эшләвегез, һәм кешеләргә юл яктыртып, ышаныч һәм терәк булуыгыз өчен рәхмәт Сезгә!
Хөрмәт белән,
Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова