2026 елның 16 апреленнән Татарстан кинотеатрларында режиссер Салават Юзеевның «Гашыйклар тавы» нәфис фильмының киң прокаты башлана. Фильм Татарстан, Беларусь Республикасы һәм Мәскәү кинематографистлары тарафыннан татар әдәбияты классигы Илдар Юзеевның шул ук исемдәге әсәре буенча төшерелгән һәм ул мәхәббәтнең тугрылыгы, аталар һәм балалар мөнәсәбәтләре, шулай ук Бөек Ватан сугышы елларындагы язмышларның катлаулы юллары турында сөйли.
Режиссер Салават Юзеев фильмны роуд-муви стилендә төшергән, бу фильм-сәяхәт, аның төп гамәле беренче тапкыр очрашкан картайган ата белән инде өлгергән ул арасындагы драматик мөнәсәбәтләргә тулы сәфәрдә бара. Лентада баш геройның үзенең яшьлеге, бервакытта саклап кала алмаган һәм гомеренең ахышында кире кайткан чын мәхәббәте турындагы хатирәләре урын алган. Илдар Юзеевның «Гашыйклар тавы» поэма-хикәясендәге кебек үк, фильмның режиссеры – аның улы Салават Юзеев нәфис кинематографик алымнар белән мәхәббәтнең чиксезлеген һәм тугрылыгын тапшыра.
Фильмда төп рольләрне Рафик Таһиров (ТР халык артисты, Әлмәт татар дәүләт драма театры актеры), Илдус Әхмәтҗанов (ТР халык артисты, РФ атказанган артисты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры), Булат Габдуллин (Казанның Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры актеры) һәм Эльза Кәримова (Казан театр училищесы студенты) башкара.
Фильм «Евразия» Халыкара кинофестивале (Алматы шәһәре), Узуда (Марокко) узган Халыкара кинофестиваль, «Алтын минбар» Казан халыкара кинофестивале (Россия) бүләкләренә ия, шулай ук «Фаҗр» (Иран) Халыкара кинофестивале һәм «Тоҗи Сомон» (Таҗикстан) кинофестивале конкурсларында катнашкан.