ЯҢАЛЫКЛАР


2
август, 2022 ел
сишәмбе

2022 елның 1 августыннан 4 августына кадәр Самара шәһәрендә «Бердәмлек татулыкта» Бөтенроссия форумы уза.

2 август «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә Бөтендөнья татар конгрессының VIII Съезды пленар утырышы булды. Әлеге вакыйга уңаеннан ТР Милли музее катнашында Конгрессның 30 еллыгына һәм татар мәдәниятенә багышланган күргәзмә оештырылды.

Кичә совет һәм Россия әдәбияты, рус, татар һәм башкорт телләрендәге әсәрләр авторы Роберт Миңнуллинның туган көне булды. Бу вакыйга уңаеннан 29 июль көнне авторның каберенә яңа кабер ташы куелды.


1
август, 2022 ел
дүшәмбе

Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездының I утырышында Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин Мәдәният министрлыгының татар милли мәдәниятен, республикада яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен саклауга һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән эш алып баруы турында чыгыш ясады.

2022 елның 1 августында Илһам Шакиров исемендәге республика премиясенә заявка бирү кампаниясе старт алды.

РФ Хөкүмәте карары белән фән һәм техника өлкәсендә «Россия өмете» яшьләр премиясе илебездә танылган фән һәм техника, мәгариф, мәдәният, әдәбият, сәнгать һәм массакүләм мәгълүмат чаралары өлкәсендәге казанышлары өчен иң абруйлы бүләкләр исемлегенә кертелде.

Ул акчалата бүләкләү, диплом тапшыру һәм лауреатның истәлекле медаленнән гыйбарәт.

Проект заманча полиграфия, IT технологияләр, заманча милли театр мөмкинлекләрен берләштерәчәк (актерлар аудиокитап булдыруга җәлеп ителергә мөмкиннәр), яңа полилингваль тикшеренүләр һәм туган якны өйрәнү музейларының уникаль архивларын гамәлгә ашыру мәйданчыгы булачак.

5-7 августта Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы «Алабуга шәһәренең осталары ишекгалды» иҗат чарасын уздырачак, ул XV Бөтенроссия Спас ярминкәсенең визит карточкасы булачак.

Бүген Кукмара районының Вахит авылында «Авылга да, шәһәргә дә» арт-резиденциясе ачыла. Ул беренче тапкыр Президент мәдәни инициативалар фонды ярдәме белән узачак.

Биләрдә «Сәләт» форумының бишенче сменасы тәмамланды. Алтынчы смена быел форум марафонын төгәлләячәк. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International